Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Биючеләр бии-бии остарган

"Сандугач сайрар илем" фестиваленең "Халык, эстрада, бал биюләре" номинациясендәге финал туры "Нефтьче" Мәдәният сараенда гөрләп узды.

Анда республикабызның көньяк-көнчыгыш шәһәр һәм районнарыннан 835 яшь биюче катнашты. Бәйгенең гран-при бүләгенә Түбән Каманың "Нардуган" җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе Н.Мусифуллин) лаек булды. Беренче урын исә барлыгы 14 ансамбльгә бирелде. Фестивальнең финал турлары шуның белән тәмамланды. Гала-концерт 7 апрель көнне "Нефтьче" Мәдәният сараенда узачак.

Фото: архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса