Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Безнекеләр президент чыршысыннан кайтты

Башкалабыз Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда булган традицион бәйрәм чарасында республиканың 7 меңнән артык баласы катнашты.

15 нче ел уздырылучы бәйрәм чыршысына президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга төрле өлкәдә уңышларга ирешкән һәм авыр хәлдә калган балалар чакырылган иде. Кунаклар өчен "Яңа елның туган көне" тамашасы әзерләнгән иде. Анарда меңнән артык кеше катнашты. Төп рольләрнең берсен "Голос. Дети" проекты финалисты Сәидә Мәхәммәтҗанова уйнады. Анардан тыш тамашада "Голос" проектының башка катнашучылары да - Тина Кузнецова, Илья Киреев, Мариам Мерабова чыгыш ясады.
Әлмәттән президент чыршысына 12-16 яшьлек 120 бала барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса