Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Башкортстанның Сибай театры Әлмәткә килә

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрының безнең республикада гастрольдә булуына да чирек гасыр вакыт үткән.

Ниһаять, үзенә генә хас йөзе, шулай ук артистларының халыкчан уены белән дә дан казанган театрның Татарстан буйлап көтеп алынган иҗади сәфәре башлана. Үзенең 80 елдан артык тарихы булган театрның, әлбәттә, тамашачыларына әйтер сүзләре җитәрлек. Безне кызыксындырган сорауларга театр директоры Айгөл Гайнуллина җавап бирде.

- Айгөл Альбертовна, театр турында берничә сүз әйтеп үтсәгез иде...

- Театр үзенең беренче ижат мизгелен ерак 1931 елда ача. Шул көннәрдән инде байтак вакыт үтеп киткән. Бүгенге көндә төп сәхнәләштерү йөге театрыбызның художество җитәкчесе, режиссер, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дамир Галимов җилкәсендә. Шулай ук коллективта яшь режиссер Вадим Гыльманов тәүге адымнарын ясый.

Ел саен театрның репертуары 3-4 яңа сәхнә әсәре белән тулылана бара. Әлеге көндә иҗади коллектив күбрәк милли әсәрләрне, тугандаш халыклар драматургиясен сәхнәләштерә. Халык яратып кабул иткән әсәрләрдән Г. Каюмның "Мирас" трагифарсын, С. Әбүзәрнең "Гомерлек газап" мелодрамасын, "Хыялый" трагикомедиясен, Аманулланың "Син калдырган моң" трагикомедиясен, Ф. Бүләковның «Хатын-кызның кырык сыйрагы» драмасын, Т. Миңнуллин ижат иткән «Айсылуның айлы кичләре» драматик повестен, И. Юмаголовның «Мәхәббәт кошлары», Э. Яһудинның "Әллә өйләнергә инде?..", Ә. Яхинаның "Җан сөйгәнем - син генә" комедияләрен атап үтәргә мөмкин.

Режиссер Д. Галимовның халыкчанлыкка, тормышчанлыкка корылган үзенә генә хас алымнары барлыгын аның ижат җимешләре белән таныш булган һәркем белә. Аның тамашачы фикерен дә исәпкә алып куйган тамашалары барысында да уңай фикерләр уята.

- Булачак гастрольләр тамашачыларга ниләр вәгьдә итә?

- Безнең коллективның Татарстанда соңгы гастрольләре 1998 елның февралендә булган иде. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Татарстан халкына "Дон Жуан" (Ж.-Б. Мольер), "Кызлар ни өчен елый?" (Ф. Бүләков), "Башмагым" (Х. Ибраһимов), "Абыстай" (Г. Әхмәтхуҗина), "Өйләнү" (Н. Гоголь), "Тылсымлы курай" (З. Биешева) әсәрләрен тәкъдим иткән идек. Бер атна дәвамында барган тамашаларда зал шыгрым тулы булды. Әйткәндәй, "ТНВ-Татарстан" каналы октябрьдә шул вакытта төшерелгән "Кодача" (З. Исмәгыйлев, Б. Бикбай) спектаклен күрсәтәчәк.

Бу килүдә драматург Салават Әбүзәр ижат иткән «Гомерлек газап» мелодрамасын тәкъдим итәбез. Спектакльдә узган гасырның 70 нче елларында барган вакыйгалар сурәтләнә. Әсәрнең төп герое Бөек Ватан сугышын үткән, Бухенвальд концлагереның бар афәтен үз иңендә татыган Сәлмәннең, сугыш тәмамланса да, татыр газаплары бетмәгән. Аны иленә хыянәт итүдә гаеплиләр, төрле җирдән тикшерүләр белән килеп йөдәтәләр...

Рольләрне Башкортстанның халык артистлары Риф Сәйфуллин, Рәмилә Ходайголова, Башкортстанның атказанган артисты Венер Сөнәгәтов, артистлар Морат Амантаев, Дания Гобәйдуллина, Эльмира Тимерова һәм Салават Вәлиев башкара.

- Тамашачыларга әйтер сүзләрегез бардыр...

- Татарстан тамашачылары белән безне күп нәрсә бәйли. Татар җирләрен иңләп, шушы һаваны сулап, республика халкы белән аралашудан үзебезгә дәрт-дәрман алып кайтабыз. Башкорт белән татар кебек якын тугандаш халыклар җир йөзендә башка юктыр ул. Телләребез дә, гореф-гадәтләребез дә бик якын бер-берсенә.

Моннан тыш, Әлмәт татар дәүләт драма театры белән дә күптән дуслык җепләре урнашты. Узган ел гына бу иҗади коллектив Сибайга килеп, тамашачыга искиткеч бәйрәм бүләк итте. Халык бик рәхмәтле булып калды. Без дә кунакчыл Татарстан халкын 1 ноябрьдә Әлмәттә күрсәтеләчәк спектакльгә чакырып калабыз!

РЕКЛАМА

Фотода: "Гомерлек газап" спектакленнән күренеш. Рольләрдә (сулдан уңга): Мәхмүт - Башкортстанның атказанган артисты Венер Сөнәгәтов, Сәлмән - Башкортстанның халык артисты Риф Сәйфуллин, Галимә - Башкортстанның халык артисты Рәмилә Ходайголова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250