Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Балачакның моңлы мизгелләре

Узган җомга һәм шимбә көннәрендә балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге бәйрәмчә төс алган иде - биредә "Чыңлы тамчы" балалар иҗаты бәйгесе узды.

17 ел дәвамында оештырылучы әлеге бәйге сәнгать күгендә дистәләгән яңа талантлар ачты, күпме бала үз тормышын җыр-моң белән бәйләде. Чираттагысы да яңа ачышлар белән тарихка кереп калачак. Чөнки чарада катнашучыларның һәммәсе дә үзенчәлекле чыгышлары белән жюри әгъзаларын әсир итте. Бәйге шартлары буенча иң-иңнәр апрель аенда үтәчәк финалда чыгыш ясаячак, шулай ук "Чыңлы тамчы" "Сандугач сайрар илем" төбәк фестиваленә сайлап алу туры булып та тора, димәк, кайберәүләргә бәхет икеләтә елмая дигән сүз. Андыйларга 30 гыйнварда фестивальнең финалына юллама бирелде.
Быел "Чыңлы тамчы"да 300 гә якын бала катнашты. Жюри игътибарына 110 концерт номеры тәкъдим ителде. Чыгышларны "Әлмәт" милли-мәдәни үзәге, балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге вәкилләре, Әлмәт музыка көллияте укытучылары бәяләде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250