Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Арслан Сибгатуллин: «Әни миңа җырны башка сугыш булмаслык итеп җырларга кушты» [+ВИДЕО]

Бер ел элек Арс­лан Сибгатуллин - ул вакытта өч яшьлек малай - Габдулла Тукайның «Туган тел»ен сәнгатьле укуы белән шаккатырган иде. Быел 9 май тирәләрендә инде дүрт яшен тутырган «егет», «Священная война» җырын җыр­лап, интернетны «шартлатты». Федераль каналлар да аны күреп алды.

«О, бөек Тукай!»

Әнисе - Камал театры артисты, ГИТИС студенты Гүзәл Сибгатуллина Арсланны ничек тәрбияләве турында сөйли. Ул Пушкин әкиятләрен тыңларга яраткан, шуларны укымыйча йоклап китмәгән. Бигрәк тә «У лукоморья дуб зеленый» ошаган икән. Аны кат-кат укыткан. Аннары әнисенә кушылып, үзе дә яттан сөйли башлаган.

Фото: Татар-информ

Соңрак Арслан джаз белән кызыксына башлаган. Кумиры... ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, Майкл Джексон булган. Ике яшьлек чагында ук ул әнисен, Майклдагы кебек эшләпә, пирчәткәләр эзләтеп, кибеттән кибеткә йөртеп аптыраткан. Телевизордан да гел аны гына караган, аны гына тыңлаган. Хәтта мультфильмнарга да бик исе китмәгән ул чакта.

Үзе Алексеевск районының Ялкын авылында укытучы гаиләсендә туган телгә мәхәббәттә үскән Гүзәл, билгеле инде, улын Тукайга якынайтырга теләп, аның әкиятләрен, шигырьләрен дә укый башлаган. Шул чакта Арсланның осталыгын күреп алып (бу вакытта инде ул бакчага йөри башлаган булган), Совет районында даими уза торган «Талантлы бәләкәч» бәйгесендә катнашыр өчен берәр шигырь өйрәтегез әле дигәннәр тәрбиячеләр. «Туган тел»не шулай өйрәнгәннәр. Дөрес, башта әнисенә улы аңларлык телдә туган телнең әһәмияте турында шактый әңгәмә алып барырга туры килгән. Аның каравы, нәтиҗәсе сөендерер­лек булган. Малай, әнисен шаккатырып: «О, Бөек Тукай!» - дип кычкырып җибәргән. Арслан, үзенең сакау сабый теле белән, татарның гимнына әйләнгән әлеге шигырьне туган телен белмәгән һәркемне оялтып-кызартырлык, манкортны да уятырлык итеп җиренә җиткереп сөйли шул. Зәңгәр кәләпүшле, телен фәрештә үпкән бу малайга һәркем сокланды ул чакта. Шигырь бәйрәме көнне һәйкәл янында чыгыш ясарга килгәч тә, Арслан шулай сәламләгән бөек шагыйрьне.

Гамлет

Аннары Арслан Гамлет белән танышкан. Камал театрында «Тантана» кичәсендә Ирек Баһмановның әлеге рольне уйнаган костюмын киеп, Гамлет булып сәхнәгә чыккан малайны тамашачы бик озак алкышлап, җибәрми торган. Малайга өч тапкыр чыгып баш ияргә туры килгән.
- Сәхнә аның үз өе төсле. Ул анда чыгарга курыкмый да, оялып та тормый. Берсендә тиздән сәхнәгә чыгарга тиеш улым көйсезләнә башлады, аннары елап ук җибәрде. Бетте баш дип уйлыйм, ул бит әле сабый, үзе теләгәнне генә эшли. Ә аның тизрәк сәхнәгә чыгасы килә, көтеп арыган икән! - ди Гүзәл ханым, елмаеп.

Гамлет интернетны йөреп чык­кач, Арсланны әнисе белән Мәскәүгә Беренче каналда баручы «Лучше всех» проектына чакыралар. Анда тапшыруны яздыр­ганда, балаларны каушатмас өчен, әниләрне кертмиләр икән. Арыслан бик тиз ияләшә студиягә. Гамлет монологы белән башлап, «Эх, сез матур кызлар!»га кадәр җырлап күрсәтеп, барысын да шаккатыра. «Священная вой­на» җырын да җырлый. Казаннан килгән терекөмеш кебек тере, тиктормас татар малаен бик яраталар. Ләкин тапшыруның үз кануннары бар икән. Анда сугыш темасы күтәрелмәскә һәм номерлар кабатланмаска тиеш. Гамлет белән килгән балалар бик күп булганга күрә, Арсланны кабат очрашулар теләп, яңа репертуар булдырырга кайтарып җибәрәләр.

«Мин сугыштан куркам»

Арслан башкаруында «Священная война» җыры Җир шарын әйләнеп чыкты дияргә була. Кайлардан гына шалтыратмаганнар, язмаганнар. Хәтта Дагыстаннан бер шагыйрь аңа багышлап шигырь дә язып җибәргән. Англиядән, Америкадан да сок­ланган хәбәрләр бүгенгә кадәр килә ди. «Священная война»ны кыш көнендә үк яздыра башлаганнар.

- Әни миңа бу җырның зур сугыш турында булуын сөйләде. Анда бик күп кешеләр үлгән. «Син бу җырыңны бүтән сугыш булмаслык итеп, бар илне кү­­тәрерлек итеп җырларга тиеш!» - диде. Мин сугыштан куркуымны, аны яратмавымны һәм барлык балаларның да сугышны яратмавын шушы җырымда җырладым. Тырышып җырладым. Бар көчемне биреп, - ди Арслан.

Арслан - ГИТИСта укучы әнисенең «практик эше». Ул, яраткан әни булып та, оста режиссер булып та зур тырышлык куеп, улындагы сәләтне соклангыч талантка әйләндергән. Алда әле Гүзәл ханымның дип­лом эшен яклыйсы бар. Димәк, без Арсланның осталыгына кабат сокланачакбыз, күз генә тидермик, берүк.

Йолдыз ШӘРАПОВА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса