Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алсуның әнисе авылда матурлык һәм сәламәтлек мәктәбе ачкан

Танылган җырчы Алсуның әнисе Разыя Сафина Башкорт­станның Илеш районы, Уяндык авылында Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбе ачкан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Әлеге мәктәптә медицина процедуралары һәм мәдәни программалар каралган. Болардан тыш, йолдызлы җырчының әнисе үзе биредә матурлык, сәламәтлек, хатын-кыз энергетикасы, күңел һәм матди байлык турында лекцияләр укырга җыена.

Сүз уңаеннан: Уяндык - Алсуның әтисе эшмәкәр Ралиф Сафинның туган авылы. Биредә Алсу даими рәвештә масштаблы музыкаль бәйрәмнәр уздыра.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса