Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Альбина Апанаева операция кичергән

Җырчы Альбина Апанаева Уникста узган "Йөрәктән йөрәккә" концертында чыгыш ясарга тиеш иде, әмма ул килмәде. Килмәвенең сәбәбен белергә теләп үзенә шалтыраткач, Альбинаның хастаханәдә ятуы билгеле булды.

"5 май көнне Республика клиника хастаханәсендә операция ясадылар. Ләкин куркыныч түгел, ул алдан планлаштырылган иде. Әлегә хәлем уртача, әмма алга таба. Операциягә алып кергәндә, куркыныч булды. Эчемнән генә җыр җырлап үземне тынычландырырга тырыштым. Ә палатада күземне ачкач, әниемнең мине үбүен хәтерлим. Дөресен генә әйткәндә, хастаханәдә ятуымны кайбер туганнарым белми, чөнки борчырга теләмәдем. Бәйрәмнәрдән соң өйгә чыгарырлар дип өметләнәм, Алла теләсә. Кызым Миралия өйдә әтисе белән, әнием дә ярдәм итә", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Альбина Апанаева.

Альбинага нык сәламәтлек һәм тизрәк терелеп яраткан тамашачысын сөендерүен телибез!

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса