Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Ак чәчәкләр» җырын башкаручы Зәринә Хәсәншина: Фильм миңа иҗади үсеш бирде

Яңа ел алдыннан экраннарга чыккан «Ак чәчәкләр» фильмы шактый артистка популярлык алып килде. «Казан егетләре» белән бергә финал җырын башкаручы Зәринә Хәсәншинаны да шушы җыр аша күпләр яратырга өлгерде.

- Зәринә, үзеңнән сорыйм әле, фильм сиңа танылу алып килдеме?

- Ул миңа иҗади үсеш бирде. Хәзер күпләр тавыштан танып ала. Соңгы арада: «Ак чә­чәкләр»дә җырлаучы кыз син бит ул», - диючеләр күп. Дуслар да «ак чәчәк» дип йөртә башлады. «Ак чәчәкләр»не яздырганчы, мин ул фильм өчен тагын бер җыр - «Синсез» дигәнен яздырырга өлгергән идем инде. Шул җыр белән «сагышланып» йөргәндә, төп җырны башкарырга да тәкъдим иткәч, бер яктан, сөендем, икенче яктан, иңнәремә зур җавап­лылык төшүен аңладым. Безнең максат бу җыр аша романның үзенә салынган моңны тамашачыга җиткерү иде.

- Зәринә, син ­Балык Бистәсе кызы бугай. Гаи­ләң, җырчы язмышына борылган юлларың белән таныштырып үт әле.
- Әйе, Тәбердино Чаллысы дигән авылдан мин. Әтием - хисапчы, әнием - укытучы. Кечкенәдән «җырчы» идем мин. Җырлый белгәнмендерме-юкмы, олы гәүдәле бала булгач, ел саен Кар кызы була идем. 2014 елда Казан музыка училищесын тәмамлап, хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясендә белем алам.

- Һөнәр сайлаганда әти-әниең каршы төшмәдеме? Җырчы һөнәре авыр дип әйтүчеләр дә бар бит.
- Әти-әни һәрвакыт үз-үземә ышанычны саклап, арттырып килде. Беркайчан да җырлавыма карата тәнкыйть сүзләре ишетмәдем. Рәхмәт аларга! Бәләкәй чакта кем булырга теләвемне хәтерләмим дә. Шулай да гел табиб булып уйнаган истә калган. Өйдәгеләргә «укол салып» аптыратып бетерә идем. Сәнгать юлыннан китмәсәм, бәлки, полиция хезмәткәре булыр идем. Эш киемнәре генә дә ни тора! Кайвакыт җитди киенгән хатын-кызларны күреп, шуларга кызыгып үләм инде. Шундыйрак бер сәхнә костюмы тектерергәме әллә дип тә уйлап торам.

- Сине еш кына «Казан егетләре» белән күрәбез. Сез хезмәттәшләр генәме, дуслармы?
- Егетләр белән өч ел элек таныштым. 2013 елда «Татар моңы» конкурсында лауреат исеменә лаек булганнан соң, күп тә үтмәде, төркемнең бер солисты шалтыратып, студияләренә кунакка чакырды. Шул очрашуда бергә иҗат итәргә, гастрольләргә йөрергә тәкъдим иттеләр. Өч ел күз ачып йомганчы үтеп тә киткән, ә без һаман бергә. Гастрольләргә йөрибез, эшлибез, абыйлы-сеңелле булып беттек инде. Хәзер алар минем өчен туганымдай якын кешеләргә әверелделәр.

- Сәхнәдән нәрсә өчен баш тарта алыр идең?
- Бернәрсә өчен дә, беркем өчен дә җырлауны ташлау яклы түгелмен. Үз һөнәреннән мәхрүм итү кешене югалуга, билгесезлеккә этәрергә мөмкин. Әлбәттә, һәр хатын-кыз беренче чиратта гаилә учагын саклап торучы гүзәл зат булырга тиеш. Андый мөмкинчелек киләчәктә миңа да насыйп булыр, Алла боерса. Ләкин ул берничек тә эшемә комачаулар дип уйламыйм.

- Тормышыңны җырчы егет белән бәйләр идеңме?
- Юк, артист егетләргә җитди карамыйм.

- Үзең иҗатташларыңның концертларына йөрисеңме? Кумир артистларың бармы?
- Дөресен генә әйткәндә, концертларга йөргән дә юк. Мәгънәле, лирик җырлар яратам. Җырчыларның иң элек башкарган җырларына игътибар итәм. Иҗатларын ошатып, фанат булып йөргән җырчыларым әлегә юк.

- Нинди хыяллар белән янасың?
- Максатлар, төзелгән планнар, хыялларым бик күп. Чынга ашып кына бетсеннәр. Ниндидер мактаулы исемнәргә кызыкмыйм. Һәр җырчының - үз тамашачысы, диләр, мин дә үз тамашачым булуына ышанам.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса