Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

18+ Әлмәттә үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Әлмәттә якташыбыз Владимир Пиянзинның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Матурлыкны күрә белгән, аны шултиклем җылы, якты төсләрдә төшерә белгән рәссамны табигать җырчысы диеп атау урынлы булыр. Күргәзмәгә куелган картиналарда да - төбәгебезнең аулак урыннары, борынгы авыл күренешләре җанлана. Табигатьне, табигыйлыкны сөйгән останың тагын бер үзенчәлеге - ню җанрындагы эшләре. Владимир Федоровичный әлеге жанрда тәкъдим ителгән картиналары галереянең аерым бер почмагында, аулакта урын алган. Күргәзмәгә килүчеләрнең бу эшләр турында фикерләре төрле булса да, шәхсән үземә авторның интим шәрәлек аша хатын-кызның холкын, үзгәрүчән кәефен бирә белүе ошады.
Татарстанның рәссамнар союзы әгъзасы Виктор Пиянзинның күргәзмәләре әледән-әле булып тора, чираттагысы - 55 яшьлек билее уңаеннан оештырылды. Ачу тантанасына аның хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары җыелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса