Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Шампиньонлы жюльен рецепты

Бу көн саен да, бәйрәм өстәле өчен дә бик яхшы ризык.

Ингредиентлары:

  • Үсемлек мае - 1 стакан
  • Гөмбә - 800 грамм
  • Атланмай — 60 грамм
  • Он — 2 чәй кашыгы
  • Сөт - 150 миллилитр
  • Сыр - 50 грамм
  • Тоз һәм борыч - тәме буенча

Әзерләү барышы:

1. Гөмбәләрне юарга, киптерергә һәм җылытылган үсемлек мае белән табага салырга.

2. Уртача утта өстен томалап, артык дымы чыкканчы пешерергә.

3. Соңрак утын бераз арттырырып гөмбә матур төскә кергәнче кыздырырга. Тәме буенча тоз һәм борыч сибәргә.

4. Гөмбәләрне берничә махсус кечкенә савытка салырга.

5. Табада атланмайны эретергә.

6. Шунда ук он өстәргә.

7. Бутарга һәм ул алтын төскә кергәнче кыздырырга.

8. Болгата-болгата әз-әзләп сөт кушарга.

9. Бутап торып соусны куерганчы утта тотарга.

10. Соус әзер булгач, гөмбәләр өстенә салырга.

11. Өстенә тёркадан сыр кырырга.

12. Бу савытларны 190 градуска хәтле җылынган пичтә 12-15 минут тотарга.

Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса