Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Зебра пирогы рецепты

Хәтерлисездер, кайчандыр зебра торты бик популяр иде. Без дә пешереп карадык әле. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 3 йомырка, 1 стакан кибет каймагы, 120 грамм он, 2 аш кашыгы какао, 200 грамм шикәр комы, 1 бәләкәй кап көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бер чеметем тоз.


Какаодан кала барысын бергә кушып болгатырга, камырны ике савытка бүләргә һәм икенчесенә какао салып болгатырга.


Табаны майларга, бер кашык уртага ак камыр салырга, аның өстенә какаолы камыр салырга, камырлар беткәнче шулай чиратлап салып барасы.

Җылытылган мичтә әзер булганчы пешерергә, әзерлеген шырпы кадап карап белергә мөмкин. Шырпы коры калса пешкән дигән сүз.


Мичкә куйганчы теш таякчыгы ярдәме белән фотосүрәттәгечә бизәк тә ясарга мөмкин. Моның өчен пирог уртасыннан таба кырыена таба сызыклар ясагыз. Ә соңнан киресенчә, кырыйлардан уртага.
Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса