Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Йомырка кабыгы серләре

Күпләр аны кышын җыя, ә аннары нинди дә булса түтәлгә ваклап чәчү белән генә чикләнә дә, бу хакта оныта. Әмма ул барлык үсемлекләргә дә файдалы түгел икән. ⠀

 Серләре-киңәшләре:

1) Йомырка кабыгына чәчәккәбестәнең реакциясе яхшы, кабыкларны вакларга һәм утыртканда чокырына чәчергә кирәк. ⠀

2) Бәрәңге утырткан вакытта эре кабык кисәкләре – кротлардан, ә кәбестә түтәленә өстән сипкән очракта суалчаннардан саклый. ⠀

3) Медведкадан саклау өчен аны лункаларга салалар, һәм бу химик препаратларга караганда туфрак өчен файдалы, ул, структурасы хисабына, акбурга яки известька караганда яхшырак үзләштерелә. ⠀

4) Түтәлләр өсләренә 1 кв.метрга 1-2 стакан йомырка кабыгы сипкәнне карбыз, кавын, баклажан, борыч, чөгендер бик яраталар. Үсеш өчен аларга бик күп микроэлементлар кирәк. ⠀

5) Томатларда кайчагында бик күңелсез авыру була – черек, бу җиләк-җимешләрнең өсләре иртә кызарганда, ә җыю вакытында аларның төпләре каралып кипкән була. Бу туфракта кальций җитмәүдән килеп чыга, димәк, кабыкны томат түтәлләренә сибәргә кирәк. Узган сезонда мондый проблема булса, аны алдан ук карагыз. ⠀

6) Әгәр дә астра утыртылган савытларда туфрак өстенә вакланган кабык сипсәгез, аларның сабаклары каралмаячак, кәбестә белән дә шулай. Аны компостлы ашлама өеменә да өстәргә файдалы.

7) Кайчагында рассада һәм бүлмә чәчәкләре астындагы туфракны йомшарту өчен дә йомырка кабыкларын кулланалар. Зур күләмдә ул томат, баклажан, борыч һәм иртә яшьтәге теләсә нинди үсентеләр өчен зыянлы, әмма астра һәм кәбестә үсентеләренә бу кагылмый. Әче туфракны яратучылар – узамбар фиалкалары, глоксиния, стрептокарпуслар йомырка кабыгы кушуны бөтенләй дә түзмәячәк.⠀

8) Кабыкны әзерләгәнче, исе булмасын өчен аны кайнар суда пешектерергә һәм киптерергә кирәк. Аннан соң аны ваклыйлар һәм билгеләнеше буенча кулланалар. Бүлмә чәчәкләренә сибәр өчен йомырка кабыгын суда берничә көн төнәтергә һәм настой кебек кулланырга мөмкин.⠀

9) Кайчагында йомырка кабыкларының яртыларын рассада утырту өчен кулланалар, аларны стакан шикелле ячейкалар итеп тезәләр. ⠀

10) Өлкән яшьтәге кешеләр еш кына скорлупаны кальций чыганагы буларак кулланалар - бик чиста юылган яңа йомыркаланы сөт сывороткасы салып берничә көн эчендә төнәтәләр, кабыклары эреп беткәнче тоталар, йомыркасын ташлыйлар, ә кальцинирлы сыворотканы кыйммәтле кальцийлы дару препаратлары урынына кулланалар. ⠀

11) Һәм, ниһаять, иң кызыгы - буялган кабыкларны, мәсәлән, пасхадан калган йомыркаларныкың,шундый матур картиналар һәм панно ясыйлар кешеләр! Бары тик тыгыз бархат кәгазе һәм клей гына кирәк булачак. Бу - балалар өчен шәп күңел ачу, бигрәк тә каникулларда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса