Яшелчә запеканкасы
5-6 бәрәңге, 300 г бавыр яки фарш, 3 суган, 2 кишер, ташкабак, 100 г сыр, 150 г майонез, тоз.
Кыздыру өчен үсемлек мае.
Майланган тирән табага юка түгәрәкләп туралган бәрәңге, фарш яки вак итеп туралган бавыр салырга. Ярым боҗралап туралган суганны үсемлек маенда кыздырып алырга һәм бавырга өстәргә. Угычтан кишер, ташкабак уарга. Һәр катына тәменчә тоз, иң өскә майонез ягып, угычтан уылган сыр сибәргә. Духовкада уртача утта 40 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа