Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яшелчә һәм җиләк-җимеш серләре

Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш витаминнарга, аеруча С витаминына һәм минераль матдәләргә бик бай була. Яшелчәләрне шул килеш тә, тозлап та, пешереп һәм кыздырып та ашыйлар, салкын ашлар әзерләгәндә һәм аш тәмләткечләр итеп тә кулланалар. Эшкәртергә уңайлы булсын өчен яшелчәләрнең һәм җиләк-җимешнең бер зурлыктагыларын алырга тырышырга кирәк.

- Яшелчәләр яңа гына җыеп алынган кебек саклансын өчен аларны караңгы салкынча урында тоталар.

- Яшелчәләрнең витаминнары күбрәк саклансын өчен, аларны кайнар суга салып пешерегез һәм пешкән вакытта агач кашык белән генә болгатыгыз.

- Чөгендер, кишер, шалкан һәм бәрәңгене бергә пешерергә ярамый, алар үз тәмнәрен һәм исләрен югалталар. Аларның һәркайсын аерым савытта пешерәләр.

- Бәрәңге, суган, кишер кебек яшелчәләрне әрчегәннән соң кулдагы караны бетерү өчен кулны өлгергән кызыл помидор белән ышкырга кирәк.

- Бәрәңге пешергәндә суны бәрәңге күмерлек кенә салырга кирәк.

- Яшелчәләрне табынга бирер алдыннан салкын суда юып берничә минут шул килеш тотарга кирәк. Табынга биргәндә алар әле генә җыеп алынган төсле булалар.

- Яшел кыярны суда озак тотарга ярамый, ул йомшарып бозыла башлый.

- Кыяр белән помидорны, әле генә җыелган төсле саклар өчен, тирән савытка салалар да, икенче бер салкын сулы савытка утыртып, өстен каплап куялар.

- Чөгендер пешкән суны түкмәгез, ә марля аркылы сөзеп бераз шикәр комы салыгыз һәм эчү өчен тотыгыз - ул витаминнарга бик бай һәм тәмле була.

- Әрчегәндә күзне ачыттырмасын өчен, суганны учак алдында чистартыгыз яисә пычакны ара-тирә салкын суга манып алыгыз.

- Суганны кыздырыр алдыннан онга манып алсаң, ул матур булып кыздырыла һәм тәмле була.

- Турый башлаган суган артып кала торган булса, аны тозга күмеп куегыз - анда ул шиңмичә әйбәт сакланыр.

- Суган коры урында һәм пергамент капчыкларда әйбәт саклана.

- Туңдырылган җиләк-җимешне 3-4 сәгать буена салкынча урында эретергә кирәк. Җлыда эретсәң, аның тәме бетә.

- Әче җимештән компот пешергәндә, эчлеген киметү өчен, аңа бераз гына тоз салалар.

- Күбекләнеп ачый башлаган вареньены шикәр комы салып яңадан кайнатып алырга һәм кечерәк савытларга тутырырга кирәк.

- 2-3 төрле җиләк-җимештән кайнатылган компот тәмлерәк була. Озак пешә торган җимешләрне (алма, груша, кара җимеш һ.б.) алданрак салырга кирәк. Киптерелгән җиләк-җимештән компорт кайнатканда җимешләр белән бергә шикәр комы да салалар. Яңа җыелган җиләк-җимештән компот кайнатканда исә башта татлы ширбәт кайнатып алына, аннары гына җиләкләр салына.

- Җиләк-җимеш кесәлен пешеп чыгу белән үк стаканнарга бушатырга кирәк. Зур савытта суытырга калдырсаң, кесәл сулана һәм тәмсезләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса