Ялкауларча пилмән
Камыр өчен 3 стакан он, 1 йомырка, 2/3 стакан су, ½ чәй кашыгы тоз кирәк.
Эчлек: ит, суган, тоз, борыч.
Әзерләү:
Онга йомырка, су кушып, камыр басабыз һәм 30-40 минутка калдырабыз. Бу вакытта эчлек өчен фарш ясыйбыз. Камырны җәябез, аның калынлыгы 1 мм-дан артмаска тиеш. Өстенә фарш җәябез һәм рулет итеп төрәбез. Озын кырыен бөгеп чыгабыз һәм пычак белән кисәбез. Бу ысул белән ясалган пилмәнне суда да, парда да, микроволновкада да пешерергә була. Шулай ук табада кыздырылган кишер һәм сарымсак өстенә куеп, суга каймак кушылган сыекча салып пешерергә була.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа