Әлмәт таңнары

Ябыгырга иде

Ябыгырга теләсәгез бушану көннәре үткәрә аласыз. Атнага мондый көннәр 1-2 дән артырга тиеш түгел. Алар организмдагы матдәләр алмашын көйләү һәм артык майлардан арыну өчен кирәк.

Атна саен бушану көннәре үткәргән очракта гәүдә авырлыгы кими, йокы нормальләшә, кәеф күтәрелә. Күп вакыт мондый көннәр организмга дару кебек үк тәэсир итә. Тик тамак ачып интектерергә, хәлсезлек һәм баш әйләнергә мөмкин. Әлеге күңелсезлекләрдән арыны өчен ипи белән баллы куе чәй эчәргә була. Бушану өчен иң яхшысы - ял көне. Түбәндә берничә төрле бушану көннәре китерелә. Меню сайлаганда табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Әремчек көне. 400 г майсыз эремчек. 2-3 стакан шикәрсез сөтле кофе һәм 1 стакан гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә рөхсәт ителә.

Кефир көне. 1,5-2 литр майсыз кефир яки әчегән сөт. Аны 5-6 өлешкә бүлеп эчегез.

Алма көне. 1,5 кг чи яки пешкән әчкелт алма. 2 стакан чәй яки шикәрсез кофе.

Реклама

Салат көне. 1,2-1,5 кг төрле чи яшелчәләр (кәбестә, помидор, редис, кишер, кыяр). Аларны үсемлек мае яки каймак белән болгатып ашый аласыз.

Ит. 300 г тозсыз пешерелгән ит. Аны яшелчәләр, әйтик, кәбестә белән ашарга була. 3 стакан кофе яки шикәрсез чәй, 1 стакан гөлҗимеш төнәтмәсе.

Балык көне. 300-350 г тозсыз пешкән балык (алабуга, тәрәч, чуртан, минтай). Сыеклык ит диетасындагы кебек.

Бушануны эремчек көненнән башлагыз. Чөнки ул ит кебек тамакны туйдыра. Гәүдә авырлыгын контрольда тотарга да онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: