Урман чикләвеге күп авырудан дәва
Элекке кебек үк булмаса да, чикләвек шәп икән быел. Ә ул туклыклы ризык та, дәва да.
Урман чикләвеге (фундук) холестерин булдырмый һәм кан составын яхшырта. Чикләвектәге майлы кислоталар атеросклероз чирен кисәтә, аңарда кальций һәм магний күп. Диетологлар диабет белән авыручыларга да урман чикләвеге ашарга киңәш итә. Ләкин ул көненә илле граммнан артмаска тиеш. Яман шешне кисәтү һәм хәтта дәвалау өчен дә шушы чикләвекне куллану файдалы. Чәч һәм тирене яхшырта, кан басымын төшерә, ми эшчәнлеген активлаштыра. Составында булган Е витамины күзләргә файдалы. Бу ризык стрессны киметә, кәефне күтәрә, нерв системасын ныгыта һәм азык эшкәртүне яхшырта. Хроник үпкә-тын юлы авырулары кискенләшкәндә изелгән чикләвекне сөткә кушып кулланырга кирәк. Канда гемоглобинны арттыру өчен төелгән чикләвеккә бал һәм йөзем кушып ашау файдалы. Урман чикләвеген даими куллану бавырны да чистарта.
Чикләвек 5-6 елга бер генә була. Шуңа күрә сезоны беткәнче, урманга ашыгыгыз!
Фото чыганагы: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia