Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Туя агачын чыбыкчадан үстерәбез

Хәзерге вакытта ландшафтлы дизайнда ылыслы үсемлекләрне куллану бик модалы булды. Алар талымсыз, мәңге яшелләр: ел әйләнәсе участокта яшел чибәркәйләр һәм чибәрләр тора.

Бер генә минус бар: туя - арзан агач түгел. Бәясе берничә йөз сумнан алып берничә мең сумга кадәр сортына һәм үсемлек яшенә карап төрлечә. Шуңа күрә үз агачыңны үстереп карарга була. Ә эш барса, бу үсемлекләрне сату өчен үстереп карарга була.

Барысы да белми, туяны чыбыкчадан да үстерү җиңел, ул тамырларын җиңел җибәрә, шактый тиз үсә, бу агачның якынча биш мең төре бар. Әмма чыбыкчадан үстерергә уйласагыз, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Әгәр барысы да дөрес булса, чибәркәй  сезне җәй-кыш шатландырачак.


Утырту өчен чыбыкча якынча биш-сигез сантиметр булырга тиеш. Шул ук вакытта чыбыкчаның өч ян үсентесе булырга тиеш. Астан бер сантиметрга ботаклардан арындыралар, калган ботакларын яртылаш кисәләр, туклыклы матдәләр ботакларга түгел, ә тамырларга китсен өчен ул ботакларны кыскарталар.

Утыртыр алдыннан, черенкаларын ике тәүлек чамасы күләгәгәгә салырга кирәк. Бер килограмм торфка, бер килограмм бөртекле җир, ике килограмм ком әзерлиләр. Туфрак бик җиңел һәм су җыймый торган булырга тиеш. Утыртыр алдыннан черенокны үсеш стимуляторы эремәсендә урнаштырырга кирәк. Иң кулай булып санала Корневин һәм Эпин.

Утыртканнан соң күп итеп су сибәргә һәм парник эффекты булдырырга, моның өчен чыбыкчаларны җылы урынга куябыз, 20-25 градус температура шартлары тудырабыз, һәм пленка белән каплыйбыз. Бер атнага шулай калдырабыз, чөнки пленка астында парлар аерылып чыгачак, даими температураны саклап калудан тыш, берни дә эшләргә кирәкми.


Атна буе акклиматизацияләнгәннән соң, чыбыкчаларга иртә белән бер көн аралаш су сиптерәбез, күп сибәргә кирәкми, бары тик бераз гына җирне һәм чыбыкчаларны дымландыру өчен. Бу процедураны бер-ике ай дәвамында башкарабыз.

Чыбыкчаларның үсеп китүен киселгән ян ботакларының үсүе һәм юка якты-көрән җепселләр рәвешендәге туфрактагы тамырлар барлыкка килүе раслый. Шуннан соң пленканы башта ике-өч сәгатькә, аннары әкренләп биш сәгатькә салдыра башларга була һәм тиздән аны тулысынча алып куярга мөмкин булачак. Шуннан соң үсеп киткән чыбыкчаларны даими урынга утыртырга була.

Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса