Туфли аягымны кыра...
Яңа аяк киеме, гадәттә, аякны кыра. Әмма моннан котылу юлы бар.
- Аякка һәм туфли эченә крем сөртеп карагыз. Ул тирене йомшарта һәм кырылуны киметә.
- Тальк куллану отышлы. Аны тирләмәс өчен файдаланалар.
- «Шариклы дезодорант» шулай ук кырылуны азайта.
- Сабын белән туфлиның артын эшкәртү дә ярдәм итә.
- Уксусның да файдасы бар, ул тирене йомшарта. Уксус белән чылатылган марляны туфлига салыгыз һәм полиэтилен капчыкка салып, төнгелеккә калдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа