Тозлы кыярдан салат
200 г ачы торма, 2 тозлы кыяр, 1 суган, 2 а.к. үсемлек мае яки каймак, тоз, яшел тәмләткечләр.
Чистартылган ачы торманы угычтан уарга һәм тоз сибеп, капкачлы савытка салып куярга. Кыярны юка телемләп, суганны вак итеп турарга. Барысын бергә үсемлек мае яки каймак белән болгатырга. Тәменчә тоз, вакланган яшел тәмләткечләр сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа