Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тәмле пирог әзерлибез

Дуслар, үз-үзеңне изоляцияләү чорында һәркем нәрсә беләндер мәшгуль, кемдер кул эшләрен үз итә, икечеләр тәмле ризыклар пешерә.

Сезгә бүген гади һәм бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк:
4 йомырка, 
4 аш кашыгы майонез,
он,
шикәр комы.

Иң элек йомыркага шикәр комы кушып,  күбекләнгәнче болгатабыз. Миксер куллансагыз тагы да әйбәт була. Шуннан соң калган ингредиентларны  кушасыз. Әйбәтләп болгатасыз һәм табага яки махсус формага салып, 30-40  минутка духовкага куясыз. 

Пирогның өстен һәркем үзе теләгәнчә бизи ала.

Телеңне йотарлык пирог әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса