Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тәмле һәм файдалы

Сез генә калмагансыздыр, карабодай алдыгызмы? Ул кадәр ярманы нишләтеп бетерергә икән? Көн саен ботка ашыйсы да килеп тормый бит. Шуңа да сезгә ярдәмгә килергә булдык, ризыкны төрләндереп пешерегез әле.

Карабодайдан итсез кәтлит

1 стакан карабодайны 3 стакан суда пешерергә. 300 грамм бәрәңгене суда пешереп изәргә һәм карабодай боткасына кушарга. 3 суганны вак итеп турап, үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. 1-2 йомырка сытып, 1 аш кашыгы он, тәменчә тоз, борыч өстәргә. Әлеге катнашмадан кәтлитләр әвәләргә һәм ике ягын да кыздырырга.

Карабодай бәлеше

Эчлек өчен корт, карабодай, күрәгә, караҗимеш, йөзем, шикәр комы, тоз, акмай кирәк. Әчегән сөт, сыек май, сода, тоз, шикәр комы салып камыр әзерләргә. Карабодайны алдан бүрттереп, юылган җимешләр, шикәр комы, тоз салып болгатырга. Табага камырны җәеп, бер стакан корт, соңыннан әзер эчлекне салырга. 400 г тирәсе акмайны эретеп, өстенә агызырга, өстен каплап 1,5 сәгать 180°лы мичтә пешерергә.

Ни өчен киштәләрдә иң беренче булып карабодай бетә?

Аны саклау дәвамлылыгы озын - 15-20 ай тирәсе. Савытын ачкан очракта 4 ай чамасы сакларга була. Шулай ук карабодайда аминокислоталарга бай составлы аксым күп микъдарда. Кеше организмы өчен кирәкле сигез аминокислотаның сигезе дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса