Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тәмле "Лимонник"

Шәһәребезнең уңган пешекчесе, аш-су остасы Әфинә Мостафина безгә үзенең яратып әзерли торган камыр ашын тәкъдим итә.

"Лимонник"

Камыр өчен бер литр сөт, бер стакан көнбагыш мае, бер стакан шикәр комы, биш йомырка, безнең илдә җитештерелгән чүпрә кирәк. Барысын бергә яхшылап болгатып, аңа он салып камыр басканнан соң кабарырга куясың. Шул арада эчлек әзерлисең. Мин бер лимонга ике әфлисун да кушам. Аларны икешәр тапкыр иттарткычтан чыгарам. Бер стакан тулар-тулмас шикәр комы да салам.

Камыр кабарып менгәч, пирог ясыйм. Өстен майлап, он, шикәр комы, ак май, ванилин кушып ясалган камырны уып салам һәм тагын бераз кабарганын көтәм. 200 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгып, 40-45 минут пешерәм. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса