Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тәмле кекслар рецепты

Шоколад кисәкләре дә салып калдырсаң, тагын да тәмлерәк була!

КИРӘК:

  • 4 йомырка,
  • 1 тулыр-тулмас стакан шикәр комы,
  • 5 аш к. сыек май яки эретелгән сыер мае,
  • 1/3 ст.сөт,
  • 1 ч.к. ваниль шикәре,
  • 3 аш к какао,
  • 1,5 ч.к. разрыхлитель,
  • он,
  • шоколад.


ӘЗЕРЛӘҮ:

Йомырканы шикәр комы белән күпертәсе, шоколад һәм какаодан кала, калган ингридиентларны да кушып, куерак сметан төсле камыр әзерләргә. Камырның бер өлешен махсус формага (мин зур кекс өчен аллюминий форма, ә кечкенәләре өчен кәгазь формалар сайладым) агызасы, калган өлешенә өч аш кашыгы какао салып янә болгатасы һәм формадагы камыр өстенә агызасы, камырны салганда араларына вакланган плиткалы шоколад кисәкләре дә салып калдырсаң, тагын да тәмлерәк була!


АВТОР - РӘФИЛӘ ШӘМСЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса