Әлмәт таңнары

Тәмле кабымлык

Помидор (тозланмаган) - 4 данә Суган - 1 баш

Маринад:

Көнбагыш мае - 2 кашык

Лимон согы - 2 аш кашык

Кипкән базилик - 1 ч.к.

Бал - 1 ч.к.

Сарымсак - 3 тырнак

Тоз - пычак очына

Реклама

Төелгән кызыл борыч.

 

Помидорларны боҗралап, суганны ярым боҗралап турыйбыз.

Маринад әзерлибез: сарымсакны ваклап турыйбыз, шуңа бөтен ингредиентлары кушып бутыйбыз.

Кабымлыкны маринадлау өчен берәр савыт кирәк була. Контейнерга да салып ясарга мөмкин.

Помидор белән суганны катламлап салырга. Өстенә маринад агызырга. Маринад сезгә әз тоелырга мөмкин, ләкин бу алай түгел, чөнки помидорлар сок бирә. Бал салырга онытмагыз, ул кабымлыкның төп ингредиенты. Әзер кабымлыкны капкач белән каплап, ике көнгә суыткычка куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: