Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ташкабак икрасы

Бу рецептта без кишер кулландык, әлеге яшелчәдә каротин күп һәм ул икрага баллы тәм биреп тора.

Ингредиентлар:

Ташкабак - 6 кг,

башлы суган - 1 кг,

помидор - 1 кг,

кишер - 0,5 кг,

көнбагыш мае - 1 стакан,

шикәр комы - 4 аш кашыгы,

тоз - 2 аш кашыгы,

серкә 70% - 4 аш кашыгы,

майонез - 500 мл,

төелгән борыч - тәменчә.

Суган белән кишерне иттарткыч аша үткәрәсең, аннан кыздырасың. Бөтен әйберне дә аерым-аерым, алтын төсенә кергәнче кыздырырга. Ташкабакны шулай ук иттарткыч аша үткәреп кыздырылган суган белән кишергә кушарга. Бөтенесен кушып утка куярга һәм 2 сәгать кайнатырга, агач кашык белән даими болгатып торырга. Икраны калын стеналы казанда кайнатсаң яхшы.

Помидорны шулай ук иттарткыч аша үткәрергә һәм казандагы башка яшелчәләр янына кушарга. Көнбагыш мае, шикәр комы, тоз, серкә салып, тагын 1 сәгать кайнатабыз, соңыннан майонез, борыч салып тагын 20 минут кайнатырга. Банкаларга тутырып каплап куябыз, аларны крышкалары белән аска каратып куеп, төреп бер төн тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса