Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Талпанның котырган чагы

Табигать белән бергә талпаннар да әкренләп йокыларыннан уяна башладылар.

Ел да шул инде - язгы чорда урманга барырга кот очып тора, чөнки талпаннарның иң ач вакыты ул. Әле бит урман бетенең энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгаруы, баш һәм арка миен зарарлавы турында да беләбез. Бу уңайдан Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнары буенча баш дәүләт санитар табибы Ирина Хәйруллина әлмәтлеләрне тынычландырып, энцефалитлы талпан кадалу очрагының Әлмәт җирлегендә инде 17 еллап күзәтелмәвен әйтте.

Ирина Владимировна талпан кадалу очраклары буенча март аеннан алып атна саен мониторинг алып барылуын хәбәр итте. Әлмәт җирлегендә талпаннар быел 8 апрельдән аеруча активлаша төшкәннәр. Бүгенге көндә талпан кадалуның 18 очрагы теркәлгән инде. Озакламый май бәйрәмнәре җитәчәк, халык табигать кочагына, дачаларга барырга җыена. Моннан тыш әлмәтлеләр көн дә диярлек яшел зоналарга чыгып, һава сулый, ял итә. Әлеге урыннар  талпаннарга каршы эшкәртү узганмы?

Ирина Хәйруллина бу уңайдан барлык чараларның да гамәлдә булуын һәм борчылырга кирәкмәвен җиткерде. Халык күп йөри торган җәмәгать урыннарын, паркларны, Сабантуй мәйданын, лагерьлар территорияләрен талпанга каршы махсус чаралар кулланып апрель тәмамланганчы эшкәртеп чыгачаклар, дип ышандырды белгеч. Әлеге эш май аенда да дәвам итәчәк, диде ул. Шулай да әлмәтлеләр саклану чараларын белеп торырга тиеш, дип белдерде баш санитар табиб.

- Ял итәргә чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Кояш төшә торган, якты каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны - катнаш урманнар. Урман эченә караганда сукмак янында алар мыжлап тора. Урманга барганда кием-салымны дөрес сайлау зарур. Яка, җиң төймәләнгән, свитер - чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышыгыз. Аннан бөҗәкләр яхшырак күренә. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус спрей сиптерегез. Һәр ике сәгать саен өс-башыгызны җентекләп тикшерегез. Әгәр талпан кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Ә инде өй шартларында алырга туры килгән очракта, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, талпанны пыяла савытка салып, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алганда талпан кадалган урынга йод яки спирт сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3-5 елга җитәчәк, - дип аңлатты Ирина Хәйруллина.

Әлмәтлеләрне белгеч әйткән киңәшләрне төгәл үтәргә чакырабыз. Исән булыйк, сәламәт булыйк.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса