Мең дә бер киңәш

Сырганак компоты

Беренче ысул. Юылган сырганакны банкаларга тутырып, 1 л суга 400 г шикәр комы исәбеннән кайнатылган сироп агызырга.

0,5 л лы банканы - 10, 1 л лыны - 15 минут 80 градуслы суда пастеризацияләргә. Яки кайнар суда 3 һәм 5 минут стерильләштерергә.

Икенче ысул. Алма һәм грушаның кабыгын чистартырга, телемләп турарга һәм 2-3 минут кайнар суда пешереп алырга. Шунда ук суытып, банкага алма, груша һәм сырганакны аралаштырып тутырырга. 1 л суга 300-400 г шикәр комы салып әзерләнгән кайнар сироп агызып, 0,5 л лы банканы - 10, 1 л лыны 15 минут 80 градуста пастеризацияләргә.

Реклама

Өченче ысул. Банкаларга тутырылган сырганак өстенә кайнар сироп агызырга. Беренче ысулдагы кебек пастеризацияләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сырганак компоты
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Мең дә бер киңәш