Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сырганак

Бакчада сырганак (облепиха) булу - бик зур байлык.

Матурлыгы һәм файдалы үзлекләре өчен аны «алтын җимеш» дип атап йөртәләр. Аның составында организм өчен мөһим булган магний, алюминий, кремний, тимер, бор, марганең, титан кебек микроэлементлар, К, Р, В, Е витаминнары бар. Ә каротин кишердәгедән дә күп.

Шикәрле сырганак

1 кг сырганак, 400-500 г шикәр комы.

Юылган сырганакны шикәр комы белән аралаштырып банкаларга тутырырга. 6-8 сәгать салкынча урында тотканнан соң, кимегән өлешенә сырганак һәм шикәр комы өстәргә. 0,5 л лы банканы - 15, 1 л лыны 20 минут 85 градуслы суда пастеризацияләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса