Әлмәт таңнары

Слива вареньесы

Бу төр вареньеда шикәр комы һәм пешерү вакыты күбрәк булса, ул куерак була. Слива вареньесы өчен нинди сорт слива булса да ярый. Ингредиентлар: Слива - 2 кг Шикәр комы - 2 кг. Әзерләү ысулы: Сливаларны икегә бүләргә. Шикәр комы сибеп 5 сәгатькә калдырабыз, согы чыкканчы тотабыз, бутарга кирәкми. Вакыт үткәч...

Бу төр вареньеда шикәр комы һәм пешерү вакыты күбрәк булса, ул куерак була.

Слива вареньесы өчен нинди сорт слива булса да ярый.

Ингредиентлар:

Реклама

Слива - 2 кг

Шикәр комы - 2 кг.

Әзерләү ысулы:

Сливаларны икегә бүләргә. Шикәр комы сибеп 5 сәгатькә калдырабыз, согы чыкканчы тотабыз, бутарга кирәкми. Вакыт үткәч утка куябыз, кайнап чыккач утны әзәйтәбез, һәрдаим бутап 5 минут кайнатабыз, өстендәге күбекне алып торабыз. Әзрәк кайнаткач уттан алабыз һәм вареньены 10 сәгатькә каплап калдырабыз. Шул ук процедураны 2-3 тапкыр кабатларга кирәк. Кайнар вареньены стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм каплап куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: