Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Слива белән чиядә бер чир. Ничек җимешләрне коткарырга?

Бакчадагы җимеш агачларын чирләрдән саклап каласыгыз килсә, бу киңәшләргә колак салыгыз.

Проблема № 1 Суалчан⠀
Суалчан агачны җәфалауга бәйле рәвештә, еш кына өлгереп бетмәгән җимешләр коела. Алар эчендә, һичшиксез, саргылт, йә ак суалчаннар бар.
Кайчан барлыкка килә? Яз көне личинкалар курчакланалар. Слива чәчәк атканчы 5 көн кала курчаклардан бөҗәкләр чыга. Алар йомыркаларын чәчәк бөресенә салалар. Личинкалар үтеп керә җимшәнлеккә, җиләк-җимеш белән бергә үсә, ә июль аенда тышкы якка чыга һәм агачлар астына кышлау өчен туфракта кача.

Көрәш чаралары:

  1. Хәзер суалчаннары тышка чыкканчы, бөтен коелган җимешләрне җыярга кирәк. Һәм шул коелган кортлы массаны мөмкин кадәр җир участогыннан ераграк алып китеп түгәргә.
  2. Көз көне агач төбе тирәсендә туфракны казырга кирәк - личинкалар өслеккә чыгачак һәм туңып үләчәк.
  3. Киләсе язда чәчәк атканчы, агачка 0,2-0,3 процентлы карбофос сиптерергә кирәк булачак. Чәчәк атканнан соң сиптерүне кабатларга.

Проблема № 2  Яшь ботакларының ахыры корый

Сәбәбе - соры черек, монилиоз дип атыйлар. Бу - сливаларда иң киң таралган авыруларның берсе. Зарарланган үсемлекләрнең яфраклары һәм үсентеләрен ут ашаган, янган кебек күренә. Авыру йоктыручы чир зарарланган җиләк-җимешләрдә һәм яшь ботакларында кышлый, ә иртә яздан эшен башлый. Бигрәк тә һава торышы яңгырлы торса. Башта чир яфракларны һәм яшь ботакларын зарарлый, шуннан соң алар корый. Ә аннары җиләк-җимешкә күчәләр - алар сорыланып, йомшак булалар, корыйлар һәм еш кына ботакларда көзгә кадәр тора.

Көрәш чаралары:

  1.  Хәзер, суалчан белән булган кебек үк, черек җимешләрне җыярга кирәк. Җирдән генә түгел, ботаклардан да! Коры очлы ботакларын кисәргә кирәк, һичшиксез сәламәт ботакның бер өлешен дә алып. Ә аннары боларның барысын да яндырырга!
  2. Көз көне, яфраклар коелганнан соң, агач әйләнә тирәсен казырга кирәк. Һәм, әлбәттә инде, ботактан коры һәм черек җимешләрне алырга.
  3. Киләсе язда, чәчәк атыр алдыннан, агачларны бакыр хлорокисе (БХО) сиптерергә кирәк булачак: 5 литр суга 40 гр порошок. Бу күләм нәкъ бер олы агачка җитәчәк. Икенче эшкәртүне чәчәк атканнан соң ук эшлиләр - шул ук препарат белән, шул ук концентрациядә. БХО урынына 1 процентлы бордос сыеклыгын файдаланырга була. Эшкәртү эшләре шулай ук 2 тапкыр башкарыла: чәчәк атканчыга кадәр һәм шуннан соң.


Проблема № 3 Ботаклардан сумала ага
Сәбәпләре берничә: Ешрак кояшта пешү яки суык бәрү нәтиҗәсендә, сумала агачның кәүсәсендә зыян килгән урыннарда барлыкка килә. Кайчагында сумала чыгуның сәбәбе - корткычлар һәм авырулар яки начар шартлар: туфракта дым һәм азот артык, яки авыр, әче туфрак.
Сумала сеңгән кәүсәдә һәм ботакларда яман шеш китереп чыгарырга мөмкин булган бактерияләр яши. Кагыйдә буларак, бу бәла язын, актив үсү вакытында барлыкка килә һәм тарала.
Җәен дә шул, мәсәлән, сез агачка зыян китерсәгез яки анда корткыч бөҗәкләр барлыкка килсә.

Көрәш чаралары:

  1. Беренче эш итеп сумаланы пөхтә итеп пычак белән чистартырга, ә яраларны кичекмәстән 1 процентлы бакыр купорос эремәсе белән дезинфекцияләргә һәм бакча вары белән сыларга кирәк. Күп кенә бакчачылар яраны ат кузгалагы яфраклары белән  5-10 минутлы интервал белән 2-3 тапкыр ышкып сөртәләр. Ә аннан соң бакча вары белән сылыйлар.
  2. Ә гомумән, агачларның сумаласы чыкмасын өчен, аларга яхшы шартлар һәм дөрес итеп карау зарур: участокны дөрес сайларга, көзен кәүсәләрне агартырга һәм радикаль кисүгә юл куймаска кирәк.

Шул ук корткычлар һәм авырулар чиядә дә очрый. Аны слива кебек дәваларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса