Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ә сез кәбестәне дөрөс итеп саклый беләсезме?

Аны дөрес итеп сакласаң, яз көне дә кетердәп торачак.

Кәбестәне яшелчә саклау урынында, подвалда, базда рәт белән 2-3 кат итеп тезеп, я элгечкә, кадакка элеп саклыйлар. Шулай ук такталардан эшләнгән һәм киңлеге — 1, биеклеге 0,5-0,6 метр булган тартмаларга кәбестә башларын пирамида рәвешендә тезеп чыгарга мөмкин.

Калын кәгазьгә төрелеп куелган кәбестә башлары кыш буена подвалда яхшы саклана. Тик анда соң өлгерә торган сортларны гына куярга кирәк. Кәбестә озак саклансын, дисәгез, иң тыгыз, җитлеккән һәм бозылмаган башларны сайлап алыгыз, ә күчәнен 3 сантиметр чамасы калдырырга киңәш ителә.
Кәбестәне температурасы 0...1 градус, һава дымлылыгы 90-95 процент булган урында саклыйлар.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса