Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ә сез чәйне дөрөс итеп сайлый беләсезме?

Бүген – Халыкара чәй көне.

Бу көнне чәй үстерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче илләрдә – Һиндстан, Шри-Ланка, Бангладеш, Непал, Вьетнам, Индонезия, Кения, Малайзия, Уганда һәм Танзаниядә билгелиләр. Русия чәй яратучылар иле булса да, әлегә бездә, башка илләрдәге кебек, чәй фестивальләре үтми.
Халыкара чәй көне уңаеннан "Роспотребнадзор" үзенең сайтында чәйнең сыйфатын ачыклау буенча киңәшләр урнаштырган. Чәйне сайлаганда капның ачылмаган булуына, продуктның маркировкасына, кайсы илдә җитештерелүенә, саклану вакытына игътибар итәргә кирәк.

Әлбәттә, яхшы чәй арзан булмый. Сыйфатлы чәй пешергәннән соң хуш исле, матур төсле була. Начарыннан исә көек, күгәргән тәм килүчән.

Тәмен югалтмасын өчен чәйне җиләс, коры һәм караңгы урында сакларга киңәш ителә.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса