Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Рәзинә Мортазинадан җәйге пирог

Җәен Мортазиннар гаиләсендә еш әзерләнә торган бу ризык һичшиксез табын күрке булырлык.

Пирог камыры өчен йомшартылган сыер мае, он, бераз тоз һәм сода алына. Барысын бергә әйбәтләп уасы да коры табага салып формага китерәсе.

Эчлегенә эремчек һәм җаның теләгән яки бакчаңда үскән җимешләр алына. Рәзинә ханым бу юлы алма, банан, персик, нектарин һәм җиләк кулланган.

Эремчеккә бераз шикәр комы кушып камыр өстенә саласың, Өстенә җиләк-җимешне турап, аралаштырып тезәсең. Шикәр комына бераз крахмал яки коры кесәл кушып өстенә сибәсең һәм 30-40 минутка кызган мичкә куясың. Өстәлгә суынып беткәч кенә бирәсе. Пирог тиз арада ашалып бетәчәк, күрерсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса