Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Рәшидә Гыйләҗетдинова җиләк желесы тәкъдим итә

Бакча һәм җир җиләген нишләтергә белмисезме? Әлмәтнең атаклы җиләкчесе Рәшидә Гыйләҗетдинова үз серләре белән бүлешә.

- Мин җиләк төпләрен алып тормыйм. Иттарткыч аша чыгарам да, килосына 700-800 г шикәр комы кушып, ике катлы итеп целлофан пакетка тутырып, катыргычка куям. Кышын китеп алып ашыйбыз. Өйгә хуш исләре тарала - көньяк җимешләре бер читтә торсын.

Бөтен килеш кайнату өчен төпләрен алам. 1 кило җиләккә 500 грамм шикәр комы салып кайнатам, аннары уттан алгач, тагын 500 грамм шикәр комы салып болгатам - желе була.

Иттарткычтан чыкканыннан как та ясыйм. Кышын мунчадан соң шул как белән чәй эчсәң, яңа туган сабый кебек буласың.

Киптереп тә куям. Салкын тигәндә шуның белән чәй эчсәң, бик тиз тереләсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса