Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Рәдифә Ногмановадан тутырылган каз рецепты

Ашыгыз тәмле булсын!

"Яшь каз түшкәсен (туңдырылган булырга тиеш түгел) әйбәтләп сарымсак, тоз, кара борыч катнашмасы белән ышкыйм. Эченә тутырыр өчен, гадәттә, кара җимеш, күрәгә, яшел каты алма һәм бер-ике лимон кулланам. Алманың үзәген алып, лимонны дүрткә-бишкә кисеп барысын да аралаштырып тутырам. Җимешләр коелмасын өчен теш чистарткыч таякчыклары белән беркетеп куям. Кайнатып суытылган суга бераз тоз салып камыр басам. Аннан 7-8 см чамасы калынлыкта җәеп табага салам һәм өстенә казны куеп "төрәм".

Шулай итеп алдан кыздырылган мичкә тыгып 1,5-2 сәгать чамасы пешерәм. Мичнең үзенчәлегенә карап башта 30-40 минут көчле утта, аннары уртача утта тотасы.

Казның әзерлеген шырпы белән кадап билгеләп була. Кан урынына шулпа чыга башлауга мичтән алып, әзрәк суынганчы тастымалга төреп тотам. Казны тураганда башта урталай ярып, эчендәге җимешләрен алам. Ит телемнәрен матурлап олы яссы тәлинкәгә эчлеге белән аралаштырып куям. Мондый ризык теләсә-кайсы бәйрәмне бизи ала!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса