Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Онсыз бәрәңге запеканкасы пешереп карагыз!

Бу җайлы рецепт буенча запеканканы духовкада пешерергә кирәк түгел.

Ингридиентлары:

  • 4 бәрәңге
  • 1 балык консервасы
  • 3 тавык йомыркасы
  • яшел суган
  • тоз, борыч
  • май

Әзерләү барышы:

Уртача 4 бәрәңгене вак итеп турарга һәм пешерергә.

Яшел суган турарга.

Балык консервасыннан сыеклыгын түгеп, балыкны изәргә.

Пешеп җиткән бәрәңгене дә изәргә һәм тәме буенча тоз белән борыч салырга.

Бәрәңге белән изгән балыкны, яшел суганны һәм 3 тавык йомыркасын ватып, бөтенесен бергә кушып бутарга.

Табага май салып җылытырга һәм бәрәңгене салып тигезләргә. Табаның өстен ябып кече утта 20 минут тирәсе пешерергә.

Аннан соң запеканканы тәликәгә аударып, табага тагын май салып, яңадан запеканканы инде икенче ягыннан кыздырырга. Моңа 10 минут җитә.

Запеканка әзер. Тәлинкәгә салып табынга каймак белән куярга.

Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса