Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кыярның яфраклары саргайса, нишләргә?

Кыяр үстерүчеләр еш кына аның яфраклары саргаю проблемасы белән очраша.

Бу уңайдан без әлеге хәлдә калмас өчен файдалы ысул белән уртаклашырга булдык.

1.    Шытымнар чыгып, кыярның 3-4 яфрагы күренә башлаганда үсентене түбәндәге состав белән эшкәртергә кирәк: бер чиләк суга 30 тамчы йод, 20 грамм кер сабыны һәм 1 литр сөт салырга кирәк. Үсентеләрне бу состав белән сиптерүне якынча 10 көннән соң тагын кабатларга була.

2.    Ипине кичтән үк бер чиләк суга батырып куярга һәм иртән аны изеп, йод салырга кирәк. 1 чиләк суга 1литр сыеклык исәбеннән кыяр өстенә сибеп чыгыгыз. Калганын ябылмалы савытка салып, базда сакларга кирәк. Эремәне ике атнага бер тапкыр кыяр өстенә сибәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса