Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ни өчен редиска ярыла һәм моңа каршы нинди чаралар күрергә мөмкин?

Редиска ярылу сәбәбе аны үстерү техникасын бозу белән бәйле.

  • Еш чәчү. Әгәр редиска бик еш утыртылган булса, аңа яктылык җитми. Бу тамыразыкларның деформациясен китереп чыгара. Шуның нәтиҗәсендә редиска ярыла башлый. 
  • Дым җитмәү. Әгәр дә редискага озак вакыт су сибелми икән, бигрәк тә эсседә, тамыразык шулай ук дөрес үсми башлый. 
  •  Кислород җитмәү. Җирне яңгырлардан һәм су сибүдән соң йомшартмаган очракта ул кислородны үткәрми торган корка белән капланачак. Нәтиҗәсе шулай ук уңай булмаячак. 
  • Тигез итеп су сипмәү. Бу редиска ярылуның иң еш сәбәбе булып тора. 

 

Редиска ярылмасын өчен нишләргә соң?

  •  Редис орлыкларын кимендә бер-берсеннән 3-5 см ераклыкта чәчәргә кирәк.
  •  Чүп үләннәре редискага үсәргә комачаулый. Шулай ук аны кысып, корткычлар һәм авырулар белән зарарлану куркынычын арттыра. Түтәлләрне утау шулай ук мөһим процедура булып тора. 
  •  Редискага  еш һәм мул итеп су сибәргә кирәк, дым тамырлар үсү тирәнлегенә үтеп керергә тиеш. 
  • Эссе һава торышы булганда тәүлегенә 1-2 тапкыр, иртән һәм кичен су сибәләр. Болытлы көннәрдә суны атнага 2-3 тапкыр сибәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса