Мең дә бер киңәш

Майонез һәм томат пастасы белән ташкабак икрасы

Тагын бер ташкабак икрасы рецепты тәкъдим итәбез. Бу юлы томат пастасы белән. Татып карагыз әле.

Ингредиентлар:

Яшь ташкабаклар - 6 шт,

башлы суган - 1 кг,

томат пастасы - 350 г,

тоз - 3 аш кашыгы,

шикәр комы - 200 г,

серкә 9% - 200 мл,

Реклама

майонез - 250 г,

сарымсак - 2 баш,

төелгән борыч - 1 чәй кашыгы.

Ташкабакларны иттарткыч аша үткәрәбез. Башлы суганны шулай ук иттарткыч аша үткәреп ташкабакка кушабыз, тирән һәм калын стеналы казанга салабыз. Тоз, шикәр комы, серкә һәм көнбагыш мае өстибез. Яшелчәләрне болгатып, томат пастасы кушып ике сәгатькә утка куябыз, агач кашык белән даими болгатып торабыз. Сарымсакны кыскыч аша үткәреп икрага кушабыз. Майонез, борыч салып тагын 30 минут кайнатабыз. Банкаларга тутырабыз һәм ябып куябыз.

http://tarkhanova.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Майонез һәм томат пастасы белән ташкабак икрасы
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Мең дә бер киңәш