Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Маринадланган алма

Ингредиентлар: Алма (антоновка сорты булса яхшы) 2 кг Шикәр комы 2 стакан (0,5 литр суга) Серкә 0,5 стакан (0,5 литр суга) Канәфер 5-6 данә (0,5 литр суга) Исле борыч 5-6 данә (0,5 литр суга) Корица тәменчә. Әзерләү: Алмаларны әйбәтләрен генә сайлыйбыз, яхшылап суда юабыз, чәнечке белән берничә җирдән тишәбез. Суны...

 

Ингредиентлар:

Алма (антоновка сорты булса яхшы) 2 кг

Шикәр комы 2 стакан (0,5 литр суга)

Серкә 0,5 стакан (0,5 литр суга)

Канәфер 5-6 данә (0,5 литр суга)

Исле борыч 5-6 данә (0,5 литр суга)

Корица тәменчә.

Әзерләү:

Алмаларны әйбәтләрен генә сайлыйбыз, яхшылап суда юабыз, чәнечке белән берничә җирдән тишәбез. Суны кайнатабыз. Алмаларны зур кәстрүлгә салабыз да өстенә кайнаган суны агызабыз. Суынганчы тотабыз. Банкаларга алмаларны тутырабыз, алма торган суны кайнатабыз, шикәр комы һәм тәмләткечләрне салабыз. Суны 40 градуска кадәр суытабыз, сөзәбез һәм серкә салабыз. Шушы маринадны алмалы банкаларга салабыз һәм стерильләштерергә куябыз. Банкаларны ябабыз, астын өскә әйләндереп әйбер белән каплап куябыз. Маринадланган алмаларны икенче көнгә ук ашарга була.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса