Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ҮЛӘН БЕТЕ БАШКА БОРЧЫМАС

Бу гади, әмма бик нәтиҗәле чаралар үлән бетеннән арынырга ярдәм итәчәк.

Теплицада

Тимер банканын төбенә тишек тишергә, аның эчендә йомычка яндырырга Ут кабынып киткәч, тәмәке көле белән сибәргә. Шунда ук ак төтен чыга башлый.

Кайчагында улән бетләрен күрүе кыен, чөнки алар кунган үсемлек яфрагы төсенә керә. Бу бөҗәкләрнең йомыркалары озынча формада, кара, ялтырап тора.

Бу төтенле җайланманы теплицага куерга, барлык керү-чыгу юлларын берничә сәгатькә ябырга, әлеге теплица куе ак төтен белән тулганчы һәм төтен аннан таралып киткәнче тотарга.

Агачларда һәм куакларда, хризантемаларда

  • Иске тимер чиләкнең төбенә берничә тишек тишәргә. Бу чиләк эченә иске резина аяк киеме салып яндырырга, өстен калай белән капларга. Бу төтенне агачның барлык җиренә юнәлтеп 15 минуттан нәтиҗәсен күрергә мөмкин.
  • Ярты чиләк суга ярты стакан үсемлек мае агызырга, килеп чыккан эремә белән алма яки слива агачларының кәүсәләренә сиптерергә. Үлән бете башка булмас.
  • Шулай ук үлән бетен ботаклардан бәреп аккан су белән юып төшерергә була. Әгәр беренче тапкырдан ук ярдәм итмәсә, процедураны берничә тапкыр кабатларга.

Башта үлән бете җимешләрне зарарламый. Төп зыян инде икенче елны килеп чыгарга мөмкин, бакчада ул бөҗәкнең үзе булмаса да. Бөтен колонияләре белән утырып үсемлекләрнең бөтен суын суыралар, шуның белән бу вак һәм аз хәрәкәтчән бөҗәкләр үсемлекләрне яфалый. Шуңа күрә яфраклар һәм үрентеләр деформацияләнә, аларда корымлы гөмбәләр үсә, үсемлекләрнең гомуми торышы начарлана. Зарарланган агачлар җимешкә азрак бөреләнә, кышка зәгыйфьләнеп китә һәм өлешчә (хәтта тулысынча да) түбән температуралардан үлә алалар.

- Тәрәзә юа торган теләсә нинди сыеклыкны сиптереп зарарланган үсемлекләрне эшкәртергә. Шулай итеп, хризантемнардагы үлән бетеннән арынырга була: корткыч үлә, ә үсемлекләр исән-сау килеш кала.

- Иң очсызлы аракыны алып, шешәсенә сиптергеч кигертеп үсемлекләрне эшкәртергә була (зарарланган урыннарын). Нәтиҗә искиткеч! Хәтта Кока-Кола һәм “Фанта” үлән бетенә каршы бик яхшы чара.

Кәбестәдәге корткычка каршы

- 1 л. суга 1 аш кашыгы уксус салып үсемлекләр сиптерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса