Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Лавашка төреп пешерелгән балык

Бу ризыкны пешергәндә балыкның әз кылчыклысын алырга кирәк.

Ингредиентлар:

Балык - 1 данә

Лаваш - 2-3 данә (зурлыгына карап)

Атланмай - 100 гр

Помидор - 1 данә

Укроп - тәменчә

Тоз, борыч, тәмләткечләр - тәменчә.

 

Балыкны әзерлибез: канатларын һәм башын кисәбез, балыкны чистартабыз. Помидорны ярымбоҗралап турыйбыз. Лавашка атланмай ягабыз. Лаваш уртасына балыкны салабыз, тозлыйбыз, борычлыйбыз, тәменчә тәмләткечләр салабыз. Балык эченә атланмай кисәкләре салабыз. Атланмай балыкка сусыллык биреп тора. Шулай ук балык эченә туралган помидор һәм укроп салабыз. Яшел укроп салырга теләсәгез күбрәк салыгыз, укроптан балыкның тәме яхшыра гына. Хуш ис бирсен өчен петрушка да салсагыз ярый. Балыкны лавашка төрәбез, әйләндерәбез дә һәм икенче катка тагын бер лавашка төрәбез. Лаваш балыкны бөтен яктан да төреп алырга тиеш, тишекләр калмасын. Кирәк булса өченче лавашны куллансагыз да ярый. Лаваштагы балыкны фольгага төрәбез. Балыкны алдан 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 50-60 минут пешерәбез.

Өстәлгә куйганда балыкны бөтен килеш куябыз, аннан соң гына порцияләргә бүләбез.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса