Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кыздырылган казның “фирменный” рецепты

Бу рецепт буенча әзерләнгән кош ите телеңне йотарлык була.

Яңа ел табынына күп кеше кыздырылган каз куярга ярата. Һәр хуҗабикәнең үзе генә белгән “фирменный” рецепты да бар. Менә бу рецепт буенча кыздырылган каз телеңне йотарлык булачак!
Яхшылап юылган казның эченә-тышына тоз, борыч, вакланган сарымсак сөртәбез.

Казны 5-6 сәгать салкынча урында тотканнан соң, аның эченә бер уч караҗимеш, базилик, укроп, майоран кебек киптерелгән тәмләткеч үләннәр салабыз. Яшел үләннәр сабаклары белән киптерелгән булса, тагын да яхшырак.

Шулай әзерләнгән казны җиңсә (рукав) эченә урнаштырып, газ миченә тыгабыз. Аны башта кызу, аннары уртача кызулыкта 1,5-2 сәгать чамасы пешерәбез.

Әгәр сездә шәп рецептлар бар икән, безнең белән дә бүлешегез!

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса