«Кытыр-кытыр» бутерброды
1 батон, 150 г каты сыр, 3 помидор, 2 каты пешкән йомырка, 150 г ысланган казылык, 1 кыяр, 200 г майонез.
Батонны телемләп турап, табага тезәргә һәм духовкада ике ягын да кыздырып алырга. Һәр телемгә майонез ягарга. Аның өстенә помидор, кыяр, казылык, йомырка, сыр телеме куярга. Өстенә кабат майонез ягарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа