Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кыш хәстәрен бүген күр

Әче тәмләткеч Татлы борычны юалар, төшләрен алалар, сарымсакны иттарткычтан үткәреп яки кыргычта уып, борыч эченә тутыралар (сарымсакның эфир майлары кузакның эчке стеналарына сеңсен өчен эшләнә).

Кызыл борычны (төшләрен алып), өлгереп җиткән помидорларны да иттарткычтан үткәрәләр. Тоз салып, әйбәтләп болгаталар, үсемлек мае өстиләр, әстерхан чикләвеге төшен төеп кушарга мөмкин. Пыяла банкага тутырып, өстен һава кермәслек итеп ябып, салкынча урында саклыйлар.

200 г әче кызыл борычка - 500 г татлы борыч, 300 г сарымсак, 500 г помидор, 150 г тоз, 50 г үсемлек мае алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса