Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кычыткан ашы

3 стакан ит шулпасы, 100 г кычыткан, 50 г кузгалак, 1 кишер, 1 баш суган, яшел суган кыягы, 2 йомырка, 100 г каймак, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы он, яшел үләннәр.

Яшь кычыткан яфракларын салкын су белән юып, 2-3 минутка кайнап торган суга салып алабыз һәм иләккә салып, өстенә салкын су коябыз да суын саркытабыз, иттарткычтан чыгарабыз. Тирән эчле табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, кычытканны 10-15 минут томалап пешерәбез.

Суганны чистартып, ваклап турыйбыз һәм кечкенә табада 2 аш кашыгы үсемлек мае белән пешереп алабыз, пешәр алдыннан ваклап туралган яшел суган салабыз.

Кәстрүлдә кайнап торган шулпага кычыткан, суган салабыз һәм салмак утта 20 минут чамасы пешерәбез. Шул арада табада 1 аш кашыгы майда он кыздырабыз, аны пешәргә 10 минут кала ашка салабыз. Шулай ук туралган яшь кузгалак яфраклары, тоз һәм башка тәмләткечләр өстибез. Ашны тәлинкәләргә салып, өстенә ваклап туралган йомырка кушып, яшел үләннәр сибеп, табынга куябыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса