Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Куастан салкын аш

1 өлешкә: 300-350 г куас, 80-100 г пешкән ит, 50 г яшел суган, 50 г яшел кыяр, 1 йомырка, 100 г катык, тоз, шикәр комы, башкалары - тәменә карап.

Башта ипи куасы ясыйлар. Пешкән йомырка сарысын әзер горчицага шикәр комы белән салып яхшылап туглыйлар да, куаска салып болгаткач, бераз салкында тоталар.
Яшел суганны вак кына турап, тоз белән уалар. Пешкән салкын ит, яшел кыяр һәм йомырка агын токмачлап турыйлар, барысын бергә салкын куаска салып болгаталар, тоз өстиләр, 30 минут салкында тоталар. Салкын ашны тәлинкәләргә бүлгәч, укроп сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса