Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Крыжовник компоты

Гадәти булмаган эчемлекләрне үз итүчеләргә әлеге крыжовник компоты хуш килер.

Әзерләү ысулы:

Беренче эш итеп банкаларны кайнар суда чайкарга һәм стерильләштерергә.

Һәрбер банкага крыжовник салырга. Аның күләме банканың өчтән бер өлеше булырга тиеш. Компотка мелисса кушабыз. Аның иң әйбәтләрен генә сайлап алабыз һәм банкаларга крыжовник өстенә салабыз. Банкаларга кайнар су агызабыз, каплавыч беләп ябып биш минутка калдырабыз. Вакыт үткәч банкалардан суны зур кәстрүлгә кире агызабыз да кайнатырга куябыз. Су кайнаган арада һәрбер банкага 3-4 аш кашыгы шикәр комы салып чыгабыз. Кайнап чыккан суны кабат банкаларга салабыз, каплавыч белән каплап, банкаларны астын өскә китереп, суынганчыга кадәр калдырабыз. Соңыннан банкаларны караңгы урынга алып куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса