Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Крыжовник белән әфлисун вареньесы

Бу вареньены кайнату ысулы бик күп. Без сезгә ике ысулын тәкъдим итәбез.

1 нче рецепт:

Крыжовник - 3 кг,

әфлисун - 3 кг,

шикәр комы - 1,5 кг.

Әзерләү ысулы:

Крыжовникны чистартабыз, яхшылап юабыз.

Әфлисуннарны шулай ук юабыз, тышларын чистартмыча турыйбыз, төшләрен алабыз. Ингредиентларны иттарткыч аша үткәрәбез. Әзер массаны савытка салып шикәр комы белән бутап сүрән утка куябыз. Кайнап чыккач һәрдаим болгатып берничә минут утта тотабыз һәм уттан алып куябыз. Вареньены суытабыз, процедураны тагын ике тапкыр кабатлыйбыз, суынган вареньены банкаларга салып ябып куябыз.

2 нче рецепт:

Ингредиентлар:

Крыжовник - 1,.5 кг,

Әфлисун - 2 данә,

Шикәр комы - 1,5 кг.

Әзерләү ысулы:

Крыжовникны чистартабыз, юабыз.

Әфлисунны юып телемнәргә турыйбыз. Массаны иттарткыч аша үткәреп шикәр комы өстәп утка куябыз. Унбиш минут кайнатабыз һәм банкаларга тутырып каплап куябыз.

Бу ысул белән ясалган варенье өй температурасында да саклана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса